24 май көнне 6 нчы санлы китапханәдә «XIX-XX гасыр рус рәссамнары картиналарында балачак» видеоэкспозициясе узды.
Рус һәм совет рәссамнарының рәсемнәрен карап, балалар XIX-XX гасыр чикләрендә төрле катлаулардан чыккан яшьтәшләре ничек яшәве турында белде. Мәктәп укучылары вакыт узу белән балаларның тормыш-көнкүреше һәм илебездә балачакка мөнәсәбәтнең ничек үзгәрүен күзәтә алды. Рәсем үрнәкләре ярдәмендә балалар ул заманнарда нәрсә киюләре, нинди шартларда белем алуы һәм аларның әби-бабалары ничек уйнавы һәм тырыш хезмәт куюы турында белде.
Видеоэкспозициядә В. Серов, В. Перов, Ф. Решетников, Н. Богданов-Бельский һәм башка рәссамнарның картина фотолары кулланылды.
Шулай ук балаларга Серовның «Девочка с персиками» картинасының аклы-каралы репродукцияcен үзләре теләгәнчә буярга һәм әзер эшләрдән кечкенә күргәзмә оештырырга тәкъдим ителде.
|